Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу сумма түләүләрдән тора:
- республикадан – 1 050 000 сум
- РФ Оборона министрлыгыннан-400 000 сум
- Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан – 300 000 сумга кадәр
Бу Татарстанда контрактчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
Югары түләү алу өчен 2024 елның 31 августына кадәр контрактка кул куярга кирәк.
Югары түләүләрне СВО сугышчылары сафын тулыландырырга теләүче татарстанлылар гына түгел, ә шулай ук, яшәү урыннарына карамастан, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Шулай ук контрактчыларга барлык республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә.
Нечкәлекләрне телефон аша белергә мөмкин 8(84342) 5-60-30; 8(84342) 5-60-29 һәм сайтта heroes-tatarstan.ru.
заявканы монда калдырырга мөмкин https://kontraktrf.ru/