Бәхтә авылыннан Василий Петрович белән Надежда Алексеевна Минкиннар инде менә 44 ел бергә гомер юлыннан баралар. Алар күп балалы гаилә традицияләрен дәвам итәләр, биш яхшы, тәрбияле бала тәрбияләгәннәр. Инна, Денис, Олеся, Алексей һәм Лиана - бүген аларның һәркайсының үз гаиләсе бар, илебез иминлеге өчен хезмәт итә, балалар тәрбияли.
Василий Петрович үзенең бөтен хезмәт гомерен туган колхозына багышлаган, һәрвакыт алдынгы тракторчы һәм комбайнчыларның берсе булган.
Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен авыл хуҗалыгы җитештерүе гаять зур әһәмияткә ия. Авыл хезмәте эшчәнлек төре генә түгел, ул фидакарьлекне таләп итә торган тормыш рәвеше, ул язмыш. Ял һәм бәйрәм көннәрен белмичә, бу кешеләр иртәдән алып кичкә кадәр эшлиләр, чөнки халык телендә: «җир сөрергә ялкауланмаган кешедә генә иген туа», - диләр. Бу хакта безнең юбилярлар ишетеп кенә белмиләр.
Надежда Алексеевна хезмәт биографиясен Казанның 16 нчы моторлар төзү заводында башлый. Кияүгә чыккач, ә бу 1980 елның 1 августында була, авылга күчеп килгәч, пешекче булып эшли башлый. Бүген алар икесе дә лаеклы ялда. Минкиннар-чын хезмәт ияләре, аларның тормышлары бертуктаусыз хакыйкатьне раслый:»кайда тугансың, шунда кирәк буласың".
Кызлары Казан шәһәрендә яши, кече уллары Алексей гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, уллары Денис инде 2,5 ел Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша.