Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 8 июльдә, Скарятинский паркында бәйрәм сәхнәсендә Чистай Матвеевлар гаиләсе билгеләп үтелә.
Сергей Иванович һәм Надежда Борисовна узган ел бергә яшәүнең кырык еллык чиген узды.
Бу пар нык гаилә тормышының гына түгел, ә хезмәт казанышларының да үрнәге булып тора. Үз гомерләрен энергетикага багышлыйлар, Чистай электр челтәрләрендә эшлиләр: Сергей Иванович - матди-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы, ә Надежда Борисовна - административ-хуҗалык бүлегендә эшли.
Мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән ике ул үстерәләр. Алексей һәм Иван әти-әниләренең эшен дәвам итәләр, Чистай электр челтәрләрендә эшлиләр. Алексей мәгълүмати технологияләр хезмәте начальнигы, Ә Иван оператив-диспетчерлык хезмәте диспетчеры, Иванның хатыны шулай ук ЧЭСТА матди-техник тәэмин итү бүлеге белгече булып эшли.
Хәзерге вакытта гаиләнең энергетикада гомуми эш стажы 71 ел!
Әйе, көчле гаилә мөһим, ләкин яраткан эш тә зур әһәмияткә ия, ул үз гаиләсенә генә түгел, ә үз иленә дә файда китерә!