Донсковларның күп балалы гаиләсен котлыйбыз

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 24 июлендә «Ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гадәттәгечә күп балалы гаиләне бала тууы белән котладылар.

Евгений Сергеевич һәм Татьяна Дмитриевна Донсковлар гаиләсендә озак көтелгән кыз бала туды.  Бу гаиләдә бишенче бала. Өйдә сеңлесен дүрт абый - Антон, Арсений, Илья һәм Дмитрий көтә! Әти-әнисе кызларына Виктория дип исем кушканнар.

Бәхетле әнигә кызының туу турында таныклыгы, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләге белән истәлекле бүләк тапшырылды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International