Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец җәйге ял буенча социаль сораштыру үткәрә.

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Җәйге ял сезоны дәвам итә!

Балалар лагерьларында беренче сменалар сиздермичә генә узып китте, ә кайдадыр инде икенче смена тәмамланды, яңа тәэсирләр, идеяләр бар, ә бу балалар лагерьлары тагын да яхшырсын өчен безнең социаль сораштыруга кушылырга вакыт җитте дигән сүз.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы, ата-аналар җәмәгатьчелеге ярдәме белән без өлкәннәр һәм балалар өчен ике сораштыру әзерләдек. Без җавапларда ихлас булуга һәм проблемаларны яшермәүгә өметләнәбез. Һәркемнең тавышы ишетелер.

Исегезгә төшерәбез, йомгаклар буенча балалар ялын оештыруның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Тизрәк сылтамалар буенча күчегез.

Бергә җәйге ялны тагын да яктырак итәрбез. Шулай ук балалар һәм ата-аналардан кызыклы хикәяләр көтәбез, аларны бастырачакбыз.
 
Балалар өчен Анкета: https://forms.yandex.ru/u/6659c758e010db033ebe8a74/
Өлкәннәр өчен Анкета: https://forms.yandex.ru/u/665ed02602848f282a179e2a/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International