Чистай районында ике йөзенче бала теркәлгән

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Чистай ЗАГС бүлегендә 2024 елның 03 июлендә 200 баланың тууын дәүләт теркәве үткәрелде.

Алмаз һәм Альбина Гарифуллиннар гаиләсендә улы Азим туа, бу гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «Бөек», «затлы», «җитди»дигәнне аңлата.

ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева әтисенә улының беренче документын-туу турында таныклыгын тапшырды. Гаиләгә карата иң ихлас һәм җылы теләкләр яңгырады. Бала үз гаиләсе өчен нурлы яктылык, шатлык һәм горурлык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International