Коррупция-ул үз вазифасыннан файдалану, яки физик затның җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы, файда алу максатында үз вазифа урыныннан башка законсыз файдалануы. Файда төрле формада булырга мөмкин, ришвәт алудан һәм акча урлаудан алып, дусларга һәм туганнарга законсыз ярдәм итүгә кадәр.
Коррупциягә каршы тору нигезләре чын контроль һәм җәзага гына түгел, ә коррупцияне кисәтүгә дә юнәлдерелгән алымның системалылыгында тора. Коррупциягә каршы көрәштә реаль нәтиҗәләргә барлык гражданнарны да бу эшкә җәлеп итеп кенә ирешеп була. Шуңа күрә һәркем коррупция турында кая хәбәр итәргә икәнен белергә тиеш.
Якындагы полиция бүлегенә телдән яки язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук прокуратурага гариза бирергә мөмкин.
Моннан тыш, һәр оешма стендларында коррупциягә каршы торуны хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмат, шулай ук гражданнарның коррупция юнәлешендәге мөрәҗәгатьләре өчен «ышаныч телефоны» һәм «ышаныч ящигы» эше турында мәгълүмат урнаштырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы бинасында баскыч мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча «ышаныч ящигы», "ышаныч телефоны" бар +7 (987) 296-68-93. Әлеге номер буенча шалтыратып, коррупция юнәлешендәге фактлар турында мәгълүмат калдырырга мөмкин.
Шулай ук ришвәт алу, үз вазифаларыннан файдалану һәм башка коррупция җинаятьләре турында мәгълүмат алган һәркем телефон аша шалтырата ала:
5-01-77 (эш өчен җаваплы - ЧМР башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексимов Алексей Тихонович) (8.00 дән 17.00 гә кадәр; ял көне: шимбә, якшәмбе)