Бу мөселман дөньясының иң хөрмәтле һәм изге бәйрәмнәренең берсе. Ул исламның югары әхлакый нигезләрен — мәрхәмәтлек, игелек һәм кешеләргә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Игелекле гамәлләр һәм мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмгә аерым мәгънә бирә. Мәрхәмәтлелек һәм эчкерсезлек — бу бәйрәмнең нигезе.
Безнең район мөселманнарының киләчәктә дә рухи яңарышка, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә, күпмилләтле республикабызда яшәүче халыклар арасында татулыкны һәм үзара аңлашучанлыкны ныгытуга саллы өлеш кертәчәкләренә ышанам.
Бу көнне сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Корбан бәйрәме һәркемнең йөрәген шатлык һәм тынычлык белән тулыландырсын, һәр йортка җылылык һәм мәхәббәт алып килсен! Якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез!