11 июньдә, Россия көне алдыннан, Чистай никах сараенда 12 яшь чистайлыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
ЗАГСның төп залында балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарыннан башланды. Аннары ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева котлау сүзләре белән тантаналы часть үткәрде.
- Кадерле егетләр, бу шатлыклы вакыйганы сезнең белән уртаклашасым килә. Паспорт-сез бүген алачак беренче документ. Безнең тантана Россия көненә багышлана, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. - Ватаныбызны, шәһәребезне яратыгыз, бөек илнең чын патриотлары булыгыз! Бәйрәм белән сезне! Беренче документны алу һәм якынлашып килүче Россия көне белән.
Балаларны шулай ук Чистай КФҮ бүлеге башлыгы Надежда Рекушина, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова, Чистай районының «беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге рәисе Гүзәл Гатауллина котладылар.
Яшь чистайлыларга уңышлар!