Район башлыгы Социаль хезмәткәр көне белән котлый!

2024 елның 9 июне, якшәмбе

Бүген Социаль хезмәткәр көне — югары җаваплылык хисенә ия, бүгенге көндә моңа мохтаҗ кешеләргә чын күңелдән ярдәмгә килгән, үз энергияләрен, сабырлыкларын һәм рухи көчләрен мәрхәмәтлелек кылуга биргән кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Районыбызның хөрмәтле социаль хезмәтләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм.

Без сезнең авыр, әмма кирәкле хезмәтегезне, чыдамлыгыгызны һәм сабырлыгыгызны кадерлибез, кешеләргә файдалы булырга омтылуыгыз, яхшылык эшли белүегез өчен тирән рәхмәтлебез. Социаль эш — һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, күңел халәте. Монда очраклы кешеләр була алмый.

Киләчәктә дә сезнең эшчәнлегегез югары һөнәри осталык, сизгерлек һәм шәфкатьлелек белән аерылып торачак, ә сезнең җилкәгездә яткан зур җаваплылык йөге кешеләрнең аларга карата күрсәткән кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сүзләре белән һәрвакыт җиңеләйтеләчәк дип ышанам.

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим! Авыр, әмма мөһим хезмәтегегәз, күрсәткән тырышлыгыгызга тәрбияләнүчеләрегезнең рәхмәтле елмаюлары һәм әйткән рәхмәт сүзләре бүләк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International