Администрация бинасында Чистай шәһәр Советының 31 нче утырышы узды. Аны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Көн тәртибендә шәһәрнең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.
Бу хакта архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы баш архитектор Андрей Шумилов хәбәр итте.
Ул Чистайда төньяк-көнчыгыш торак районын (Мебель фабрикасы микрорайонын) үстерергә, аны күп фатирлы торак йортлар, кибетләр һәм башкалар төзергә кирәклеген билгеләп үтте.