Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында якынлашып килүче Сабантуйга әзерлек һәм җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләр иминлеге чаралары турында фикер алыштылар.

Утырышны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Комиссия әгъзалары күтәргән иң мөһим мәсьәләләр арасында стадион һәм ипподромны милли бәйрәмгә әзерләү дә бар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча берничә чара планлаштырылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), полиция подполковнигы Василий Кузьмин хәбәр итте.

- Сабантуй алдыннан стадион һәм Ипподром территорияләре кинолог тарафыннан тикшереләчәк. Бәйрәм вакытында бу объектлар полиция тарафыннан сакланачак, ә бәйрәм урыннарына керү металл рамкалар белән уратып алынган контроль-үтү пунктлары аша башкарылачак. Ипподром территориясендә видеокүзәтү камералары һәм күрсәткечләр урнаштырырга кала. Шулай ук җәмәгать транспортын туктату һәм бору өчен мәйданчык әзерләргә һәм автомобильләр өчен тукталышны күздә тотарга кирәк, — дип билгеләп үтте Василий Ильич.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм вакытында стадион һәм Ипподром территориясендә алкоголь куллануны һәм дроннар җибәрүне тыю гамәлдә булачак. Бәйрәм объектларына машинада кереп булмый.

- Массакүләм чаралар уздырылган чорда куркынычсызлык беренче урында булырга тиеш. Моның өчен барлык кирәкле чараларны да үтәргә кирәк, — дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.

Утырышта шулай ук дүрт балалар лагереның террорчылыкка каршы яклануы турында фикер алыштылар: «Раздолье», «Солнышко», «Ровесник» һәм «Березка».

Дмитрий Иванов искәрткәнчә, смена вакытында вожатыйлар Интернетта балаларның нинди тематика белән кызыксынуын белергә тиеш.

Утырышта шулай ук кешеләрнең күпләп тору урыннарының: Яшьләр үзәгенең һәм Скарятин бакчасының саклану торышы турында да фикер алыштылар. Бу хакта Яшьләр үзәге директоры Марина Елисеева һәм мәдәни-ял итү үзәге директоры Светлана Гринина хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Чистай районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча мәгълүмати-пропаганда төркеме эше турында сөйләде.

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов тиздән су коену сезоны ачылачагын, шуңа күрә балаларны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеген искәртте. Алар олылар озатмыйча сулыкларда булырга тиеш түгел. Шулай ук җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International