Җиңү көне — безнең төп бәйрәмебез!

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Чистай районының хөрмәтле кешеләре!

Безнең өчен иң кадерле һәм мөкатдәс бәйрәм — Җиңү көне белән ихластан котлаулар кабул итегез!

Безнең илдә 9 Май кебек күңелне кузгата торган башка бәйрәм юктыр. Бу бөек бәйрәм генә түгел, ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек күрсәткән, үз гомерләре бәрабәренә фашизмны җиңгән кешеләрне искә алу көне.

Бу көнне без балаларыбызның, оныкларыбызның һәм оныкчыкларыбызның бәйсезлеген һәм тыныч киләчәген яклаган җиңүчеләр буынын хөрмәтлибез.

Без совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтәбез һәм алар алдында баш иябез! Батырлык һәм ныклык, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү сугышчан рухны күтәргән һәм алга барырга ярдәм иткән! Бу сыйфатларны бүгенге көндә махсус хәрби операция бара торган зонада хәзерге буын хәрбиләребез дә күрсәтә. Ата-бабаларыбыз кебек үк, безнең ир-егетләребез дә нацизмны юк итү, илебезнең һәм анда яшәүчеләрнең киләчәге өчен фидакарьлек белән көрәшәләр. Аларның җиңү белән өйгә кайтуларын көтәбез.

Ни кызганыч, елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими бара. Бу көнне йөрәкләребезне уртак хәтер һәм Җиңү шатлыгы берләштерсен. Барысына да нык сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International