Территорияләрне санитар-экологик чистарту 1 апрельдән 31 майга кадәр бара.
Чистайлылар 1 апрельдән 31 майга кадәр уза торган санитар-экологик икеайлыкка актив кушылдылар.
Кампаниянең төп максаты-территорияләрне тәртипкә китерү һәм төзекләндерү. Ике ай дәвамында шәһәрдә һәм районда массакүләм өмәләр һәм уртачалар үткәрү планлаштырыла. Беренчеләре инде узган: оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре тирә-як территорияләрдә коры яфракларны сөртеп бетергәннәр.
Район администрациясе хезмәткәрләре дә актив катнаша.
- Апрель аенда даими рәвештә өмәләр үткәрәбез! Шәһәр урамнарыннан, парклардан һәм скверлардан чүп-чарны җыештырабыз. Әлбәттә, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү, зират территорияләрен җыештыру мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк, - дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков.