Бүген бар мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Ул Ислам динендә Рамазан ае төгәлләнүне хәбәр итүче иң зур бәйрәмнәрнең берсе.
Ураза бәйрәме рухи чистарыну, тынычлык ярату, изге эшләр башкару, мохтаҗлар турында кайгырту, мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатларны гәүдәләндерә. Әлеге кыйммәтләр башка диндәге һәм башка милләт вәкилләре өчен дә кадерле. Алар барысы да дус-тату булырга, шәфкатьлелеккә, кешеләр хәленә керә белергә чакыра.
Мөселманнар конфессияара иминлегебезне, гореф-гадәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә, әхлакый идеалларны торгызуда зур өлеш кертәләр, шәһәр һәм район тормышында актив катнашалар.
Хөрмәтле шәһәребез һәм районыбыз мөселманнары, якташларыбыз!
Сезне ихлас күңелебездән якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәбез! Ураза бәйрәме һәрбер өйгә җылылык һәм шатлык, аңлашучанлык, тынычлык һәм муллык алып килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, күңел тынычлыгы телим. Сезнең тормыш юлыгыз игелекле эшләргә бай булсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы