5 нче апрель көнне Чистай шәһәренең хатын-кызлар консультациясендә йөклеләр көне алдыннан булачак әниләр белән очрашу булды.
Сәламләү сүзләре белән барлык катнашучыларга хатын-кызлар консультациясе мөдире, акушер-гинеколог Гөлнара Карлышева мөрәҗәгать итте.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгече Наталья Лисина Россия Дәүләт хезмәте порталы ярдәмендә баланың беренче документын туу турында таныклык рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Булачак әниләргә җиңел тулгаклар, сәламәтлек, гаилә тормышында гармония теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.