2024 елның 04 апрелендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан Никахлашу сарае базасында Чистай шәһәренең «1 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә дәресе үткәрелде.
ГХАТ башлыгы Илмира Ярмушева Никахлашу сарае бинасы тарихы, демографик күрсәткечләр, гаиләнең мәгънәсе, кеше тормышында аның аерым роле турында сөйләде.
Балалар ЗАГС бүлеге архивын, тантаналар залын, хәтта никахлашу барышында “кияү” һәм “кәләш” ролендә булдылар! Укучылар бүген ЗАГС органнары эшчәнлеге турында күзаллау алдылар.