Җирле үзидарә органнары рөхсәтеннән башка һәм реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасына кертелмичә урнаштырылган реклама конструкцияләре ияләре намуслы конкурентлар алдында нигезсез өстенлекләр ала һәм муниципалитетлар бюджетына түләүләр җибәрми.
"Реклама турындагы Закон реклама конструкциясен тиешле рөхсәтсез урнаштыруны һәм эксплуатацияләүне рөхсәт итми. Мондый конструкция җирле үзидарә органы күрсәтмәсе нигезендә сүтелергә тиеш. Әгәр законсыз реклама конструкциясе хуҗасы күрсәтмәне үтәми икән, җирле хакимият суд үтәлешен мәҗбүри хәл итү өчен суд приставлары хезмәтенә башкарма документлар белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы», - дип аңлаттылар ТР буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсендә.