17 март — Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Район халкы өчен торак-коммуналь хуҗалыкның өзлексез эшләве мөһим роль уйный, аның предприятиеләреннән торак пунктларның тормыш тәэмин итү системалары эшенең тотрыклылыгы, барлык оешмаларның тулы канлы эшчәнлеге бәйле. Үз хезмәтегез белән сез йортларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык һәм уңайлылык тудырасыз.

Сезнең эшегез һәрвакыт күз алдында, һәркем көн саен, сәгать саен аның нәтиҗәләрен күрә һәм бәяли.

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләү зур белем, җаваплылык, фидакарьлек, сабырлык һәм кешеләр белән эшли белү осталыгын таләп итә. Кешеләрнең кәефе, иминлеге һәм яшәү шартлары сезнең һөнәри осталыгыгызга, күрсәткән хезмәтләрегезнең сыйфатына бәйле.

Шушы тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.

Бу бәйрәмгә катнашы булган һәркемне тәбрик итәм. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, иминлек, тотрыклылык, планнарыгызның тормышка ашуын, уңышлар телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International