Никахлашулар сарае базасында Чистай шәһәренең «16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән чираттагы Гаилә белеме дәресе үткәрелде.
ЗАГС начальнигы Илмира Ярмушева укучыларга ЗАГС органнарының эшен күрсәтү өчен презентация әзерләде.
Балалар ЗАГС бүлеге архивын, тантаналар залын кызыксынып карадылар. Ведомство тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт төрләре белән таныштык.
Яшьләр өчен никахлашу тантанасын инсценировкалау кызыклы булды. "Кияү белән кәләш" күңелле һәм бәхетле иде! Чын тормышта да балаларның барысы да матур булсын!