Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркеменең чираттагы утырышы узды.
Утырышта каралган төп тема-Россия Федерациясе Президентын сайлау чорында иминлек чарасын тәэмин итү.
Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгать иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча күрелгән чаралар нәтиҗәләре турында докладлар белән полиция начальнигы урынбасары Кузьмин Василий Ильич, шулай ук күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы Гатин Гусман Равилевич чыгыш ясады.
"Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге террорчылык күренешләренә юл куймауга һәм килеп туган хәлгә вакытында җавап бирүгә юнәлдерелгән оператив-профилактик чаралар комплексы үткәрә, — дип билгеләп үтте ул. - Планлаштырылган чараларның үтәлешен контрольдә тотуны оештыру, сайлаулар вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә җәлеп ителгән көчләрне һәм чараларны координацияләү максатларында оператив штаб һәм эшче төркем, шул исәптән башка хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча, хәлнең мөмкин булган катлаулануына җавап бирү буенча идарә карарлары эшләү максатларында төзелде. Бүлекнең шәхси составы сайлауларга әзерлек һәм үткәрү чорына көчәйтелгән эш режимына күчерелә.- диде Василий Ильич.
"Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча контроль-күзәтчелек чаралары оештырылган Барлык Тавыш бирү урыннарын исәпкә алды, — дип хәбәр итте Госман Равилевич. -Тавыш бирүнең һәр объектында бүлек, 67нче янгын - коткару часте, ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең кирәкле санда дежурлыгы оештырылачак", - диде Госман Равилевич.
Россия-Украина чигендәге вәзгыять һәм террорчылык янаулары арту сәбәпле террорчылыкка каршы һөҗүм объектларының һәм кешеләрнең күпләп тору урыннарының террорчылыкка каршы сакланышын көчәйтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар турында РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 2 нче бүлеге башлыгы Акимов Олег Александрович сөйләде.