Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

2024 елның 8 марты, җомга

Бүген без күркәм бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез.

Хатын-кызның сөйкемле елмаюы белән ямьләндерелгән, шатлык һәм яңарыш кәефе белән сугарылган бәйрәм язның чын символына әверелде. Бу көнне кадерле, яраткан әбиләребезгә, әниләребезгә, кыз туганнарыбызга, хатыннарыбызга, кызларыбызга ярату һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

8 Март — ир-атлар өчен сезгә, кадерле кешеләребезгә, соклану, рәхмәт хисләрен ачыктан-ачык белдерү өчен менә дигән сәбәп. Хатын-кыз эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә — сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, фән, сәясәт, бизнес, спортта үзен лаеклы күрсәтә. Сез хәзерге тормышның теләсә нинди катлаулылыгын уңышлы җиңәсез һәм профессиональ биремнәрне искиткеч чишәсез. Эштә уңышка ирешә белүегез белән беррәттән, сез менә дигән әниләр, сезнең игелегегез һәм мәхәббәтегез, юмартлыгыгыз һәм матурлыгыгыз, өйне җылы һәм уңайлы итә белүегез тормышны тагын да ямьлерәк итә.

Безгә, ир-атларга, илһам һәм югары хисләр чыганагы булуыгыз өчен рәхмәт.

Кадерле һәм чибәр хатын-кызларыбыз, чын күңелдән котлауларны кабул итегез! Без сезне яратабыз һәм кадерлибез. Сезгә һәрнәрсәдә уңышлар, иминлек, сәламәтлек телим! Язның беренче бәйрәме котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International