6 мартта Бөтенроссия халыкны хәбәр итү системаларын тикшерү узачак!

2024 елның 5 марты, сишәмбе

6 мартта сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр эшләтеп җибәрү, шулай ук Гомумроссия мәҗбүри җәмәгать теле һәм радиоканаллары эфирын алыштыру белән Бөтенроссия халыкны хәбәр итү системаларын тикшерү узачак.

Кисәтү системаларының әзерлеген комплекслы тикшерү буенча чаралар табигый янгыннар һәм су басулар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча масштаблы күнегүләр кысаларында узачак.

Кисәтү системасы куркыныч янаганда яки табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда сигналны халыкка вакытында җиткерү өчен билгеләнгән.

Сирена тавышын ишеткәч, паникага бирелмәскә, тынычлык сакларга, телевизорны - теләсә кайсы җәмәгать каналын яки радиосын кабызырга һәм мәгълүмат хәбәрен тыңларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International