Максимовлар гаилә тормышы юбилеен билгеләп үттеләр

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

1 март көнне Николай Иванович һәм Анна Петровна Максимовлар зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үттеләр.

Ир белән хатын Чистайда яши, ә аларның уртак юллары Мамадыш районы Кулущи авылында башлана. Алар икесе дә шушы авылда туып-үскән кешеләр. Баштарак, Анна да, Николай да бер-берсенә әллә ни игътибар итмиләр. Ә менә егет армиядән кайткач - никахлашуга китергән хисләр барлыкка килә. Чистай районы ЗАГС бүлегендә парлар язылышып гаилә кора.

Чистайга кайткач, Николай Иванович район элемтә үзәгенә эшкә урнаша һәм үзенең бөтен хезмәт гомерен әлеге тармакка багышлый. Анна Петровна сәгать заводында, ит комбинатында, сәүдәдә эшли. Максимовлар ике ул үстереп лаеклы тәрбия бирәләр. Бүген Николай Иванович белән Анна Петровнаның 6 оныгы бар.

“Нык гаилә” партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында гаиләне 55 еллык юбилее белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International