Аны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Утырышның көн тәртибендә ике сорау бар иде.
Чистай шәһәр Башкарма комитетының 2023 елдагы эше һәм 2024 елга бурычлары турында аның җитәкчесе Илдар Рәхимов хәбәр итте.
Ул шәһәрдә алты урамда һәм өч юл участогында 100 миллион сумлык 2978 метр юл полотносы асфальтланган, ике парковка төзелгәнен сөйләде. Шәһәр урамнарында 3 912,2 квадрат метр мәйданлы чокыр ремонты үткәрелгән. Ел дәвамында шәһәр территориясеннән 15 мең 594 тонна чүп-чар һәм 16 мең 710 тонна кар чыгарылган, аны җыюга 36 берәмлек техника җәлеп ителгән.
-2024 елда шәһәр территориясендә юл — урам челтәрен ремонтлау, җыештыру, төзекләндерү һәм үлән чабу буенча эшләр планлаштырылган һәм дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте Илдар Фаил улы. - Яңа җәяүлеләр үтүләрен төзү һәм аларны яктырту буенча эшләр, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар дәвам итәчәк. 2024 елда «Безнең ишегалды»масштаблы программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. 2024 елга Чистайда 30 йортны төзекләндерү планлаштырыла.
Икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин 2023 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады.
- Икътисад хәзерге вакытта уңай динамика күрсәтә. Шәһәрдә 16 эре, 9 урта һәм 579 кече предприятие, 1677 шәхси эшмәкәр һәм 4725 үзмәшгуль эшли. 2023 елда гамәлдәге предприятиеләрнең җитештерү күләмен арттыру хисабына озатылган продукция күләменең зур үсешенә ирешелде — 38,3 миллиард сум, — дип билгеләп үтте Евгений Валерьевич.
Ул ассызыклаганча, сәүдә өлкәсе үсеш ала, аның әйләнеше ел саен арта бара — узган елда ул 15 миллиард сум тәшкил иткән, онлайн-сәүдә дә үсеш ала.
Узган елда шәһәр эшкуарлары тарафыннан 8 сәүдә объекты ачылган һәм реконструкцияләнгән, яңалары төзелә.