Чистайда җирле предприятиеләрнең товарлары һәм казанышлары күргәзмәсе оештырылды.

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко карады

«Чистай» мәдәни үзәгендә җирле җитештерүчеләрнең казанышлары һәм товарлары күргәзмәсе узды, аны Чистай муниципаль районы Советының егерме тугызынчы утырышы кысаларында район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, депутатлар карады.

Күргәзмә экспозицияләрендә Чистай предприятиеләре һәм оешмалары товарлары, җирле хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.

Үзләренең эшчәнлеге, ирешелгән уңышлары турында кунакларга бизнес, сәнәгать тармагы һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләре вәкилләре сөйләде. Күргәзмә өчен экспозицияләрне иҗтимагый оешмалар һәм үзмәшгульләр әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International