Янгын куркынычы һәм урман культурасы сезоны нәтиҗәләре буенча киңәшмә

2024 елның 16 феврале, җомга

Чистай муниципаль районы урман фонды территориясендә 2023 елның янгын куркынычлы һәм урман культурасы сезоны нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.

Утырыш эшендә ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов һәм чакырылганнар катнашты.

Йомгак ясап, министр урынбасары ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә узган ел җайга салынган, нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Урманчылык белгечләренә урман участокларын патрульләү, урманны торгызу буенча эшләр үткәрү белән бәйле берничә йөкләмә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International