Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга багышланган тантаналы митинг һәм чәчәкләр салу узды.

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Анда район башлыгы Дмитрий Иванов, сугышчы-интернационалистлар, юнармеецлар, район халкы катнашты.

"Бу көнне Без интернациональ бурычыбызны үтәп, хәрби антыбызга һәм бурычыбызга тугрылыкларын саклап, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга әйләнеп кайткан кешеләрне хөрмәтлибез, һәлак булганнарны искә алабыз. Күп кенә әфган сугышчылары яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә өлеш кертәләр, армия абруен саклыйлар, хәрби хезмәт абруен күтәрәләр. Бу истәлекле көнне без офицерларга, башка кайнар нокталарда сугышкан солдатларга да хөрмәт күрсәтәбез. Без һәрвакыт сугышчыларыбызның халыкара батырлыгын хәтерлибез.- диде үз чыгышында район башлыгы Дмитрий Иванов.

Анда катнашучылар сугыш кырыннан кайтмаган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.

"Авыр шартларда, Ватаннан ерак, хәрби хезмәткәрләр һәм граждан белгечләре үз бурычларын намус белән үтәделәр, Ватан мәнфәгатьләрен якладылар, җаваплы бурычларны хәл иткәндә югары профессионализм, тиңдәшсез батырлык һәм рух көчен күрсәттеләр", - дип билгеләп үтте президент Владимир Путин үзенең бер чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International