15 февраль — сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар!

35 ел элек Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Бу көнне без үзенең интернациональ бурычын үтәп, туганнары һәм якыннары янына кайтканнарны хөрмәтлибез, хәрби антына һәм бурычына ахырга кадәр тугры калып, һәлак булганнарны искә алабыз.

Ир-егетләребезнең кораллы конфликтларны җайга салуда күрсәткән фидакарьлеге аларның Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны җиңгән әтиләре һәм бабаларының батырлыгына лаек булуын исбатлады. Безнең сугышчыларыбыз һәрвакыт кешелекнең иң яхшы сыйфатларын: батырлык, ныклык, намуслылык, сугышчан рух һәм Ватанга карата эчкерсез мәхәббәт күрсәттеләр, хәрби антларына, сугышчан һәм кешелек бурычына тугрылык сакладылар.

Күп кенә сугышчы-әфганлылар элеккечә сафта, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә өлеш кертәләр, армиянең абруен саклыйлар, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрәләр.
Бу истәлекле көнне без башка кайнар нокталарда сугышкан офицерларга, солдатларга да хөрмәт күрсәтәбез. Без һәрвакыт сугышчыларыбызның интернациональ батырлыгын истә тотабыз.

Сугыш һәм кораллы локаль конфликтлар ветераннарына чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International