Эдуард Хәсәнов «Чистай Автодоры»ҖЧҖ хезмәт коллективы белән очрашты.
Кичә шундый очрашу булды. Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов «Чистай Автодоры»ҖЧҖ хезмәт коллективы белән очрашты.
Очрашуда Чистай муниципаль районының 2023 елда социаль – икътисади үсешенә һәм 2024 елга район үсеше перспективаларына йомгак ясалды.
Диалог барышында оешма хезмәткәрләрен борчыган сорауларга җаваплар бирелде, кайбер сораулар контрольгә алынды.