«ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» конкурсында Чистай командасы беренче урынны яулады
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2023 елда ведомство эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.
Шулай ук ведомствоның территориаль органнары арасында конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. Беренче урынга Александр Панов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы лаек булды. Бүләкне аңа ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тапшырды.
Шулай ук Хисап чарасында муниципалитет җитәкчеләре, шул исәптән Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та катнашты. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә ярдәм иткәне өчен медаль белән бүләкләделәр.