Россия Федерациясе Президентының 22.11.2023 no 875 Указы белән Россиядә агымдагы ел Гаилә елы дип игълан ителде.
Чистай ЗАГС бүлегендә гаиләләрне саклауга аерым игътибар бирелә. Традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау буенча эш алып барыла.
2024 елга күп кенә чаралар планлаштырылган: тууны тантаналы теркәү (исем кушу), туй юбилейларын бәйрәм итү: 25,50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәү, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм башка күп нәрсәләр.
Бөтен Россия буенча Гаилә елы старты игълан ителде. Һәм без старт алабыз! Хәерле юл!
2024 елның 24 гыйнварында безнең көннәрдә шулкадәр популяр булган матур көнне Алексей һәм Александра Вареновларның парлары теркәлгән.
Чистай никахлар сарае туйлар өчен традицион көннәрдә генә түгел, җомга һәм шимбә көннәрендә дә, эш көннәрендә дә никахларны теркәү өчен ачык! Россия Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетыгызда матур даталарны күзәтегез!