Чистайлылар бәладә ташламаячак!

2024 елның 20 гыйнвары, шимбә

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты трассаны ябу сәбәпле тыгылып торган машина йөртүчеләргә кайнар ризык таратуны оештырды.

Район башлыгы Дмитрий Иванов үзе, урынга чыгып, зур йөк машиналары йөртүчеләргә ярдәм итте: "Мондый хәл күптән булмады! Хәл җиңел түгел. Көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез. Кешеләрне ташламабыз.

Башкарма комитет хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИ хезмәтләре белән берлектә ризык һәм су тараттылар, шулай ук ашыгыч хезмәтләр элемтәләрен һәр йөртүчегә шәхсән хәбәр иттеләр.

Хөрмәтле чистайлылар, кирәкмәгәндә трассага чыкмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International