12 гыйнварда Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә Чистай муниципаль районы территориясендә яшәүче милли диаспоралар вәкилләре белән очрашу узды.
Чарада «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы буенча ЭЭМ бүлеге башлыгы Олег Денисов, Чистай районындагы ФСБ идарәсе башлыгы Олег Акимов катнашты.
ЗАГС бүлегендә төрле милләт, этнос, диаспора вәкилләре катнашында гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре турында мәгълүмат белән бүлек җитәкчесе Илмира Ярмушева чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар барлыкка килгән бәхәсләрне хәл итү өчен дөрес булмаган ысуллар кулланыла торган ситуацияләрне булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, милли диаспоралар вәкилләренә җаваплылык мәсьәләләре буенча максималь дәрәҗәдә аңлату эшләре алып барырга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, РФ гражданлыгын чит ил гражданнары алу, шулай ук дистанцион җинаятьләрне профилактикалау темалары да күтәрелде. Соңыннан очрашуда катнашучылар алга таба да төрле милли бергәлекләр арасында ихтирамлы мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм килеп туган проблемалы мәсьәләләрне конструктив хәл итүгә юнәлтелгән уртак эшчәнлеккә әзер булуларын белдерделәр.