2023 елда Чистай районы ЗАГС бүлегендә 487 бала тууы теркәлгән. Аларның 257 малайлар, 230 кызлар.
Иң яшь әнигә - 18, әтисенә -20 яшь. Иң өлкән әни-40 яшьтә, әтигә-55 яшь!
Быел популяр булган исемнәр:
- Артём, Әмир, Матвей, Ислам;
- Амина, Арина, Ева, Яна.
Сирәк исемнәр:
- Агил, Алекс, Айзат, Әнәс;
- Аврора, Азиза, Агата, Айлин.
Агымдагы елда 422 никах теркәлгән, шул исәптән милләтара -81, 7 чит ил кешесе белән. Иң яшь кәләшкә - 17 яшь, кияүгә - 19 яшь. Иң өлкән киленгә - 70, кияүгә - 78 яшь!
Никахны өзү турындагы актларның саны - 250, бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк.
Узган ел белән чагыштырганда теркәлгән үлемнәр 3%ка кимрәк - 1067 кеше.