Бу гаиләләргә килгәч, хезмәткәрләр Кыш бабай һәм Кар кызлары якынлашып килүче Яңа елның сихри атмосферасын булдырырга тырышалар шигырьләр укыйлар, табышмаклар табалар, яңа ел җырларын җырлыйлар, татлы бүләкләр бирәләр. Әлбәттә, һәркемгә сәламәтлек, иминлек, мөмкин кадәр күбрәк елмаюлар, якты, кызыклы һәм истә калырлык мизгелләр телиләр. Ә әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр алып баралар.
Күп еллар Кыш бабай ролендә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы полиция майоры Айрат Гайнетдинов рәхәтләнеп чыгыш ясый. Быел кар кызы ролен ПДН инспекторы Регина Галяувага ышанып тапшырдылар.
«Полицейский Дед Мороз» акциясе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча хезмәткәрләре җәмәгатьчеләр белән бергә 20дән артык гаиләгә барып, 50 яңа ел татлы бүләк, уенчык һәм тәм-томнар тараттылар. Барлык бүләкләр дә Чистай районы буенча Россия Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре җыйган акчага сатып алынган.