Чистайда быел районның йомгаклау утырышы узды

2023 елның 29 декабре, җомга

Дүртенче чакырылыш Чистай районы Советының чираттагы 28 утырышының көн тәртибе ике сораудан торды.

2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетына үзгәрешләр кертү турында Чистай районы Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте.

- 2023 елда Чистай районы бюджетының гомуми керемнәре 2 345 015, 6 мең сум, чыгымнары 2 511 685,1 мең сум тәшкил итте. Бюджет дефицитының чик күләме 166 669,5 мең сум тәшкил итте, — дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Докладны тыңлап һәм фикер алышып, Чистай районы Советы бертавыштан фикергә килде.

Чистай районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутатлык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов Чистай районы Советының 2024 елга эш планы турында хәбәр итте.

Барлык мәгълүматларны тыңлап һәм фикер алышып, Чистай районы Советы киләсе елга эш планын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International