Ярты гасырлык бәхет үрнәге: алтын туйны Миндубаевлар билгеләп үттеләр

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

2023 елның 23 декабрендә Чистай ГХАТ бүлегенең тантаналы теркәү залында Хәмзә Габдулла улы һәм Минзәтья Гариф кызы Миндубаевлар 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр!

Миндубаев Хәмзә Габдулла улы һәм Шәрифуллина Минзәтья Гариф кызы 1973 елда ике якның да өлкән туганнары ярдәмендә танышалар. Һәм танышканнан соң 2 атна үткәч, алар өйләнешәләр. Ул вакытта аларга 23 яшь була. Хәмзә аяк киеме фабрикасында допельщик, Минзатья Чистай сәгать заводында җыючы булып эшли. Алар Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылында 1973 елның 22 декабрендә, кияүнең туган җирендә язылышалар.

Иң авыр вакытларны бергә кичереп, һәрнәрсәдә бер-берсенә ярдәм итеп яшәделәр. Хәмзә Габдулла улы аяк киеме фабрикасы ябылуга кадәр эшли һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, аның фотосы фабриканың һәм шәһәрнең Мактау тактасында бизәлә. Минзәтья Гариф кызы да озак еллар үзен Чистай сәгать заводына багышлый.

Алар ике искиткеч, кайгыртучан, тырыш бала үстерәләр, кызлары Зөлфия һәм уллары Альберт аларга өч онык бүләк итәләр: Гөлназ, Диана һәм Ислам. Хәзер ир белән хатын оныкчыклары турында хыяллана.

Олы яшьтә булуларына карамастан, актив тормыш рәвеше алып баралар. Елның җылы вакытында бакча участогында эшлиләр, салкын вакытта шифаханәдә сәламәтлекне саклау белән шөгыльләнәләр, саф һавада мәҗбүри йөрүләр үткәрәләр.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова «алтын» юбилярларны чын күңелдән котладылар, бәхет, озын-озак елларга җитәрлек сәламәтлек теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International