Авыл мәктәбе бинасында Рифат Насыйбуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Татар Сарсазы авылы халкы сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булган якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы Рифат Насыйбуллин истәлегенә хөрмәт күрсәтте. Җирле мәктәп бинасында солдат истәлегенә мемориаль такта урнаштырылган.
Истәлек тактасын ачу тантанасында Рифат Насыйбуллинның әти-әнисе, якыннары, Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов, җирле хакимият вәкилләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, авыл халкы катнашты.
Туган җирне саклау, илнең чын патриоты булу, герой-җирдәшләрне истә тотуның мөһимлеге турында тантаналы митингта мәктәп директоры, укучылар сөйләде.
Рифатның әнисе Фәния Фәргат кызына, лаеклы улын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт йөзеннән, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Мемориаль тактаны ачу хокукы солдатның әтисе Ирек Рәшит улына бирелә. Митингта катнашучылар Рифат Насыйбуллинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль тактага алар тере чәчәкләр салдылар.
Рифат Насыйбуллин һәм башка һәлак булган сугышчыларның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.