Кукушкин Дмитрий Анатольевичка мемориаль такта Александровка мәктәбе диварларына урнаштырылган.
Ачылу тантанасында Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов катнашты.
Туган җирне саклау, илнең чын патриоты булу, герой-җирдәшләрне истә тотуның мөһимлеге турында тантаналы митингта сөйләштеләр.
Без хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, ахырга кадәр герой булып калган Дмитрий Анатольевич истәлегенә багышланган митинг үткәрәбез. Аның турында истәлек тарихка мәңгегә язылган...
Дмитрий безнең өчен мәңгегә хәрби антына тугры калган кеше үрнәге булып калырга тиеш", - диде Константин Иванов.