18 декабрьдә ЗАГС органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. 2023 елда хезмәткә 106 яшь тула!
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 18 декабрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Ачык ишекләр көне дип игълан ителә.
Ведомство эшенә кагылышлы теләсә нинди сораулар белән чистайлылар Чистай шәһәре, Ленин урамы, 34 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.
Кабул итүне ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева алып барачак.
Белешмәләр һәм язылу өчен телефон 5-15-57.