«Юмарт сишәмбе» хәйрия эшен үстерү буенча Иҗтимагый инициатива кысаларында Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексында булдылар.
Алар комплекс экспозициясе белән җентекләп таныштылар, татар язучысы, драматург һәм публицист Гаяз Исхакый туган һәм үскән Чистай районы Кутлушкино авылы тарихы турында белделәр. Музейның фәнни хезмәткәре ике телдә (татар һәм рус телләрендә) интернат-йорт карамагындагыларга язучының балачагы һәм туганнары, шулай ук аның иҗади һәм тормыш юлы турында сөйләде.
Бу музей социаль хезмәтләр алучылар өчен ачыш булды монда шактый күп экспонатлар, кызыклы, сыйфатлы экспозиция, бик күңелле экскурсоводлар! Аларга аерым рәхмәт!
Музейга, аның коллективына һәм аның нигезләүчеләренә чәчәк ату һәм озын гомер телибез!