«Демография» милли проектының, «Ныклы гаилә» партиясе проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай Никахлашу сараенда яшь гаилә клубы даими рәвештә никах теркәүгә гариза биргән һәм үзләрен никах белән бәйләргә җыенган парлар белән эш алып бара.
2023 елның 07 декабрендә булачак парларны Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева кабул итте.
Булачак ир белән хатынның өйләнешү вакытына гаилә төзергә аңлы рәвештә әзерлеге булырга тиеш. Яшь кешеләр белән сөйләшергә, аларны гаилә институты кыйммәтләрен дөрес аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә булачак ир белән хатынга никахның төрле стадияләрендә үзара мөнәсәбәтләрдә типик хаталарны булдырмау һәм бәхетле гаилә булу турында үгет-нәсихәт бирелгән!