Сапфир туй

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

24 нче ноябрь көнне Чистай никахлашу сараенда Рамилә һәм Зөфәр Гатиннарның сапфир туйлары – гаилә корып яшәүләренә 45 ел уңаеннан матур чара узды.

Чарада “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлек җитәкчесе Наилә Хәйдәрова, ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева, юбилярларның гаиләсе – балалары, оныклары, якыннары катнашты.

Әти-Әни, Ватан, икмәк сүзләре кеше гомере белән бәйләнгән иң беренче сүзләр. Гатиннар гаиләсенең дә гомер башы икмәккә бәйләнгән. Балки шуңадыр да аларның гаиләләрендә һәрвакыт бәрәкәт, муллык, бердәмлек хөкем сөрә. 1976 нчы елның 12 нче гыйнварында Совет Армиясе сафларыннан кайткан яшь егет — Зөфәр Чистай шәһәре икмәк заводына эшкә урнаша. Ә инде икенче көнне, язмыш кушуы буенча, каникулларны файдалы итеп үткүрү нияте белән, Чистай педагогия училищесының 2 нче курс студенткасы, чибар Рамилә дә шул заводка килә. Ике яшь йөрәк арасындагы дуслык көннән көн ныгып олы мәхәббәткә әверелә. 1978 нче елның 24 нче ноябре алар тормышындагы иң истәлекле көн- никах, туй, язылышу көне булып хәтергә уелып кала.

Гаилә башлыгы Зөфәр Гомәр улы икмәк заводыннан соң крановщик булып эшли. Шул эштә 18 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Ә Рамилә Хабетдин кызы педагогия училищесын тамамлаганнан соң, почтада хезмәт куя. Ул анда 25 ел эшли.

1992 нче елны тәүге тапкыр әти-әни булып, уллары Русланны кулларына алган көн алар өчен дөньядагы иң бәхетле көн булгандыр ул! Ә 1995 нче елда шатлык өстенә шатлык булып кызлары Ильвина дөньяга килә. Уллары Руслан үзе әти кеше инде хәзер, менә дигән гаилә башлыгы да ул. Алар тормыш иптәше Ләйлә белән кызлары Камилланы тәрбиялиләр. Дәү әни белән дәү әтиләре дә оныкларын бик теләп, бик яратып үстерүдә катнашалар.

Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Ильвина да бик тырыш, максатчан hәp эшне җиренә җиткереп башкаручы эшмәкәр. Инде куп еллардан бирле текстиль (тукыма) сәнәгате юналешен заманча технологиялар кулланып алга алып бара. Хәзергесе вакытта Мәскәү шәһәрендә яши.

2008 нче елда башланган гаилә эше бүгенгесе көндә дә зур уңыш китерә. Алар күңел җылысын биреп, яратып, зәвык белән теккән челтәрләр, пәрдәләр инде Татарстандагы гына түгел, Россия төбәкләрендәге йорт тәрәзәләрен дә бизи.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International