Әниләр көне - ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ел саен билгеләп үтелә торган искиткеч матур бәйрәм. Бу бәйрәм яшәү һәм тормыш бүләк иткән иң гүзәл зат - әнигә багышланган.
Хатын-кызга сакчыл мөнәсәбәт, гаиләне ныгыту, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен белү максатында, 2023 елның 21 ноябрендә Чистай муниципаль районы хатын-кызлар Советы вәкилләре: ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева һәм эшмәкәр Раида Шахова 10 нчы номерлы Чистай мәктәбендә укучы сәламәтлекләре чикләнгән балаларның әниләре өчен кәрәздән шәм әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Мондый мастер-класслар - авторның кабатланмас әйберен булдыру ысулы гына түгел, ә стрессны бетерү, бер-берсе белән формаль булмаган, уңайлы шартларда аралашу ысулы да ул.