Эшлекле сишәмбе

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Чистай муниципалитетында узган атналык аппарат киңәшмәнең төп темалары — «Татнефть Олимп» спорт мәктәбе эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Чистай муниципалитетында көн тәртибендә — кар белән көрәшү, спорт мәктәбе эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды

Аны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов алып барды.

«Татнефть олимп» спорт мәктәбе Татарстанда иң яхшы унлыкка керде

«Татнефть Олимп» спорт мәктәбе эше турында аның җитәкчесе Рөстәм Хамматов сөйләде. Спорт мәктәбендә дүрт төп бүлек: бокс, гер спорты, чаңгы узышлары, футбол актив үсеш ала. Учреждениедә 460 спортчы шөгыльләнә, алар белән 10 тренер-укытучы эшли, барысы да югары һөнәри белемле. Икесе — югары квалификация категориясенә, биш тренер беренче квалификация категориясенә ия.

Төрле дәрәҗәдәге ярышларда спортчылар — чаңгычылар, футболчылар һәм боксчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, әмма мәктәп тупланмасына иң күп бүләкләрне гер күтәрүчеләр китерә. Хәзерге вакытта Чистай гер күтәрүчеләре Татарстан Республикасында иң көчлеләрдән санала. Узган ел спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Россия беренчелегендә мактау пьедесталының бөтен баскычын яуладылар. Екатерина Бурмакина һәм Николай Шилинцев дөнья чемпионы титулына ия, Анастасия Пузанкова үз авырлыгында дөнья рекордсмены. Егетләрне һәм кызларны югары категорияле тренер Альберт Гыйниятуллин өйрәтә.

Республиканың 76 спорт мәктәбе арасында үз категориясендә «Татнефть Олимп» спорт мәктәбе узган ел йомгаклары буенча, Чаллы, Бөгелмә һәм Казан кебек шәһәрләрдән генә калышып, 6нчы урынны алды.

Бер атнада 56 бозау туган

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 329 тонна сөт савылган. 9 миллион 204 мең сумлык 312 тонна сатылган. Атна йомгаклары буенча сөтнең уртача бәясе 29 сум 50 тиен тәшкил итә.

Терлекләрне үрчетү эше дәвам итә. Хисап чорында 56 бозау туган.

Узган атнада хуҗалыклар туфракны төп эшкәртү планын төгәлләделәр — 52 мең гектарга якын җир эшкәртелде.

Техниканы ремонтлау һәм аны кышкы саклауга кую эшләре дәвам итә.

3 машина йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 10 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 2 урлашу, 4 мошенниклык очрагы, наркотиклар тартып алу, теракт турында ялган хәбәр, транспорт чарасын законсыз үзләштерү, исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә итүнең берәр очрагы. 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, нәтиҗәдә юл хәрәкәтендә катнашучы 3 кеше зыян күргән. Административ хокук бозулар өчен барлыгы 234 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен — 84. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 3 машина йөртүче тоткарланган.

Утырыш ахырында Константин Иванов шәһәр урамнарын һәм оешмаларга якын территорияләрне тиз арада кардан чистарту кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International