21 ноябрьдә безнең илдә Салым органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Салым хезмәте — дәүләт хакимиятенең иң мөһим органнарының берсе, финанс ныклыгы һәм социаль тотрыклык аңа бәйле, ул илнең финанс системасының иң әһәмиятле звеносы.
Бюджетка салымнарның вакытында һәм тулы күләмдә керүе бюджет тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын, пенсияләрне һәм пособиеләрне арттырырга, юллар, коммуникацияләр төзергә, торак пункт территорияләрен төзекләндерергә һәм башка күп нәрсәләргә мөмкинлек бирә. Районыбызның һәм биредә яшәүче халыкның тотрыклыгы һәм иминлеге сезнең намуслы хезмәтегезгә, үз эшенең остасы булуыгызга һәм кешеләр белән эшләү күнекмәләрегезгә бәйле.
Бу көнне үз хезмәтегезгә һөнәри якын килүегез һәм хезмәт бурычларыгызны җаваплы башкаруыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, югары нәтиҗәләр һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы