Комиссия коммуналь предприятиене киләчәк салкыннарга әзерлеген тикшерде.
Таулар артында кыш үзенең карлы, буранлы, бозлы…
Һәм бу табигать күренешләре шәһәр халкына проблемалар һәм уңайсызлыклар китермәсен өчен, коммуналь хезмәтләр һәрвакыт салкын сезонга алдан әзерләнә. Бу бурычны шәһәр юлларын кардан чистарту белән шөгыльләнүче Чистай предприятиесе ничек үтәде, дип тикшерде Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле катнашындагы комиссия. Көч һәм чараларны җентекләп тикшергәннән соң, комиссия әгъзалары предприятие кышны коралланып каршы ала дигән нәтиҗәгә киләләр.
- Комиссия тикшерүе күрсәткәнчә, коммуналь хезмәтләр яхшы әзерләнгән. Барлык кирәкле кар җыю һәм башка махсус техника бар, алар төзек хәлдә, штат комплектланган, бозга каршы реагентлар запаста, — дип аңлатма бирде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кышкы сезонга предприятиедә 1 мең тонна ком, 100 тонна тоз һәм 5 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Кар җыю процессында һәм гомумән шәһәр юлларын тиешле сыйфатта тоту эшенә 23 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.