Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмне - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.
Тантаналы чара һәлак булган хезмәткәрләр истәлегенә мемориал янында узды. Плацта бүлек ветераннары, Иҗтимагый совет әгъзалары, җитәкчелек һәм шәхси состав җыелган.
Һәлак булган хезмәткәрләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Бүлек башлыгы һәм Ветераннар советы рәисе Хәтер мемориалына таҗ салдылар.
Бүлек җитәкчесе, полиция полковнигы Олег Денисов шәхси составка грамоталы һәм нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде, пандемия белән бәйле киеренке шартларга карамастан, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре куелган бурычларны уңышлы үтәделәр, дип билгеләп үтте.
Котлау сүзе белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов чыгыш ясады.
Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәтләре, Законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткәннәре һәм югары профессионализмнары өчен иң яхшы хезмәткәрләр һәм ветераннар Чистай муниципаль районы башлыгының ведомство бүләкләре, грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.