Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

2023 елның 10 ноябре, җомга

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез.

Сезнең намуслы эшегез һәрвакытта да хокук тәртибе һәм иминлек гарантиясе булып хезмәт итте. Нәкъ менә сез законлылык, дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләре сагында торасыз. Кешеләрнең социаль хәле һәм җәмгыятьтәге кәеф, гражданнарыбызның хокук саклау системасына ышанычы сезнең нәтиҗәле эшегезгә бәйле.

Сезгә кыю, җаваплы, үз эшенең остасы булуыгыз, көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.

Гомерләрен авыр хезмәткә багышлаган һәм яшьләр өчен лаеклы үрнәк булган эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм.

Полиция хезмәткәре дигән мактаулы исемне йөртүче һәркемгә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге җитәкчелегенә һәм шәхси составына, ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтләрендә уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International